Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2017

Казан Россиянең йөгерү башкаласы итеп танылды

Казан Россиянең йөгерү башкаласы итеп танылган. Әлеге мәртәбәле исемне шәһәргә «2017 Казан марафоны» китерде, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Йөгерү чарасы «ЗАБЕГ.РФ» Бөтенроссия проектының өлеше итеп уздырылган. Йөгерү башкаласы исеме өчен Казаннан кала башка шәһәрләр дә көрәшкән. Алар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ростов-на-Дону, Владивосток, Красноярск, Екатеринбург, Новосибирск һәм Түбән Новгород. Җиңүче исә өч критерий нигезендә сайланган: үтелгән дистанция, шәһәр халкына карата катнашучылар саны һәм катнашучыларның уртача тизлеге.

Санау нәтиҗәләре буенча Казан 51 балл җыйган. Икенче урын 18 балл җыйган Владивосток шәһәренә бирелде.

«2017 Казан марафоны» зур күләмле спорт чарасы үз эченә 25 төрле илдән 10 мең катнашучыны туплаган, дип хәбәр итә оештыручылар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Луиза Заирова. Интервью на татарском Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций