Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.09.2016

Казан семинариясендә ислам нигезләре кафедрасы оештырылган

Казан православие дини семинариясендә Гыйльми совет карары белән ислам нигезләрен өйрәнү кафедрасы ачылган. Кафедраның өстенлекле юнәлеше мөселман дини тәгълимәтләрен, гарәп һәм фарсы телләрен өйрәнү булачак. Бу хакта Казан епархиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Казан семинариясе 2016-2017 уку елында фәнни-педагогика эшенең яңа юнәлешләрен кертә. Хәзер «История Церкви» һәм «Церковная лингвистика» мәгариф юнәлешләре белән бергә магистратурада «Православное богословие и религиозная философия» һәм «Миссионерское служение в современном мире» юнәлешләре буенча да белем алырга мөмкин.

Шулай ук уку программасында дини фәлсәфәгә һәм христиан антропологиясенә зур игътибар бирелгән.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20