Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.10.2015

Казан шәһәре Думасының II сессиясе башланды

Хәзерге вакытта Казан шәһәре III чакырылыш Думасының II сессиясе шәһәр ратушасында үзенең эшен башлады.

Казан мэры һәм шәһәр Думасы рәисе Илсур Метшин җитәкчелегендә уздырыласы сессиядә 50 депутатның 45е, ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, ТР экология һәм табигать ресурслары министрының беренче урынбасары Рөстәм Камалов, ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, ТР Дәүләт Советы депутатлары һ.б. катнаша.

Бүгенге сессиядә депутатлар дистәдән артык мәсьәлә буенча фикер алышачак, шуларның берсе план буенча, калганнары шәһәр Башкарма комитеты һәм Законлылык, хокук тәртибе һәм җирле үзидарә мәсьәләләре буенча даими комиссия тарафыннан тикшерүгә кертелгән.

Аерым алганда, депутатлар каралышына түбәндәге мәсьәләләр чыгарылды.

Казан шәһәре районнарының территориаль сайлау комиссияләре составына билгеләү өчен кандидатуралар тәкъдим итү, Казан шәһәре скверлары һәм парклары турында, башкаланың төзекләндерү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү, муниципаль берәмлекнең чикләрен үзгәртү, шулай ук Казан шәһәре җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре шәһәр төзелеше регламентлары зонасы картасына үзгәрешләр кертү турындагы мәсьәләләр. Калганнары шәһәр Думасының элек кабул иткән карарларына үзгәрешләр кертүне күздә тоткан мәсьәләләр булып, 2015 елга һәм планлы 2016 һәм 2017 елларга муниципаль бюджетка, Казан шәһәре муниципаль берәмлегендә бюджет процессына, 2014-2016 елларда Казан шәһәре муниципаль милкен хосусыйлаштыруның фаразлама планына (программасы), шәһәрдә территориаль иҗтимагый үзидарә оештыру һәм Казанда ачык тыңлаулар оештыру һәм үткәрү тәртипләренә, Думаның регламентына кагыла. Шулай ук Казан шәһәре Думасының аерым карарларының гамәлдән чыгуын тану турындагысы да депутатлар каралышына тәкдим ителә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20