Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.01.2016

Казан шәһәре Думасының IV сессиясе башланды

Бу минутларда III чакырылыш Казан шәһәре Думасының IV сессиясе башланып китте. Дума рәисе һәм шәһәр мэры Илсур Метшин җитәкчелегендә уздырыла торган сессия эшендә 50 депутатның 47се, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, республика парламенты депутатлары һ.б. катнаша. 

Көн тәртибенә 11 мәсьәлә тәкъдим ителде. Алар арасында Казанның гомуми белем бирү, мәктәпкәчә һәм сәламәтлек саклау учреждениеләрендә туклануны һәм азык-төлек продукциясе белән тәэмин итүне оештыру, шәһәр территориаль иҗтимагый үзидарәләре чикләрен урнаштыру мәсьәләсе, Казанда җирдән файдалану һәм төзү кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламенты зоналары картасына, муниципалитет Уставына үзгәрешләр кертү хакында сүз булыр дип ниятләнә. "Шәһәр башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе" муниципаль казна учреждениесе турында Дума элек кабул иткән карарны үзгәртү дә күздә тотыла. Моннан тыш, шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесен билгеләү, танылган хәйрияче Әсгать ага Галимҗановның исемен мәңгеләштерү мәсьәләләре дә күтәреләчәк.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20