Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.04.2016

Казан шәһәре Думасының VI сессиясен уздыру көне тәгаенләнде

Казан шәһәре Думасының VI сессиясе 20 апрель сәгать 10да башланачак. Әлеге карар Дума рәисе һәм башкала мэры Илсур Метшин рәислегендә үткән Казан шәһәре Думасы президиумы утырышында кабул ителде.

Казан шәһәр Думасы секретаре Людмила Андреева сүзләренчә, алдагы сессиядә 9 мәсьәлә каралачак, шуларның 5се – план буенча, калганнары – шәһәр Башкарма комитеты һәм Думаның даими комиссияләре мөрәҗәгатьләре буенча.

Көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләр:
Казанда милләтара һәм конфессияара килешүнең тотрыклы үсеш шартларын булдыру;
Казанның 2011-2015 елларга кабул ителгән социаль-икътисади үсеш программасының үтәлеш нәтиҗәләре турында; 
2015 елда Казан бюджеты үтәлеше турында;
“2016 елга Казан шәһәре муниципаль берәмлеге бюджеты турында”гы Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казанның Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында; 
“Казан шәһәре территориясендә законсыз яки рөхсәтсез урнаштырылган күчмә милек объектларын ачыклау һәм сүтеп алу тәртибе турында”гы Казан шәһәр Думасы карарына үзгәрешләр кертү турында;
Казан шәһәр Думасының законнар җыелмасына бәйле тәкъдиме турында; 
Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында; 
Территориаль иҗтимагый үзидарә чикләрен билгеләү турындагы Казан шәһәр Думасының аерым карарларына үзгәрешләр кертү турында.

Президиум әгъзалары шулай ук Казан шәһәр Думасы президиумының “Казан шәһәрендә территориаль иҗтимагый үзидарәгә ярдәм күрсәтү турында”гы карарына үзгәрешләр кертү мәсьәләсен тикшерделәр, диелә мэриянең матбугат хезмәте хәбәрендә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20