Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.11.2015

Казан шәһәрендә туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитетына яңа җитәкче билгеләнде

Казан шәһәрендә туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитетына яңа җитәкче билгеләндеКазан муниципаль берәмлеге башлыгы итеп билгеләнгән Евгения Лодвигова урынына "Казан  шәһәрендә туризм үсешенә булышлык күрсәтү комитеты" директоры булып Михаил Зотов килде.

Бүген республика башкаласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә кадрлар үзгәреше турында игълан иткән мэр Илсур Метшин, Михаил Зотов туризм өлкәсендә яңа кеше түгел – “Бәйрәм программалары дирекциясе”ндә, “Казан 2013” башкарма дирекциясе”ндә җитәкче урынбасары буларак моңа кадәр ул шәһәрдә зур чараларны оештыруда катнашты, шул исәптән Цирк дю Солейны китереп, 3 атнада 108 мең билет сатуда (5 миллионлы Санкт-Петербургта 1 айда нибары 75 мең сатылган), “Сотворение мира” фестивален үткәрүдә. Спортның су төрләре буенча FINAның XVI дөнья чемпионаты дирекциясе составында булды ул, шуңа да вакыйгаи туризм белән ул яхшы таныш, дип билгеләп үтте.

“Ирешелгән нәтиҗәләр фонында үсү һәрвакыт авыр, шуңа да алдыгызда җитди бурычлар тора. Әмма Сезнең туризм өлкәсенә үз өлешегезне кертә һәм шәһәребезгә туристларны җәлеп итә алырлык яңа чаралар уздырыр өчен барысы да бар... Без инде Казанга туристлар китерү буенча елына 2 миллион югарылыкны уздык, ир-егет хатын-кыздан яхшырак эшләгәнне расларсыз дип өметләнәчәкбез”, - дип мөрәҗәгать итте мэр Илсур Метшин бүген билгеләнгән җитәкчегә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20