Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.10.2015

Казан шәһәренең Самосырова тораклыгында электр челтәрләрен реконструкция эшләре тәмамланган

Казан шәһәренең Самосырова  тораклыгында электр челтәрләрен реконструкция эшләре тәмамланган. Аларны 60нчы елларда ук эшли башлаганнар, ләкин бу эш документаль рәвештә  алып барылмаган. Соңгы вакытта әлеге поселокта яшәүчеләр тормышларын “яктырту”ны сораган.

Диляра Ибраһимова – Казанның Самосырова тораклыгында яшәүче: Трансформаторлар, чыбыклар сыйфаты күптәннән начар иде.  Җилнең кинәт исүе аркасында да , ут юкка чыга иде.

Бер ел элек шундый хәлләр еш була  иде. Ләкин үткән елны  Самосырово  тораклыгы Казанның электр челтәрләре җитәкчелеге  астына күчте.  “ААҖ” “Сетевая компания” Самосырово тораклыгындагы электр челтәрләренең эшләү сыйфатын тикшерде һәм реконструкцияләргә карар кылды.

Руслан Касыймов – Казан электр челтәрләре “ААҖ” “Сетевая компания” нең  филиалы Восточная РЭС җитәкчесе:  700 гә якын электр тапшыру  опоралары алмаштырылды, 10 км дан артык чыбыклар монтажланды,  өстәмә  ярдәмче станция трансформаторлары да куелды. Башкарылган барлык эш безнең кулланучыларның  электр челтәрләренең  ышанычлылыгы һәм  сыйфаты өчен  эшләнде.

Боларның барысы да өр-яңа технологияләр һәм материаллар ярдәмендә башкарылып чыкты.  Моңа кадәр  тимер-бетон материалыннан эшләнгән опора кулланылган булса, хәзер инде  Карелия республикасыннан, агачтан эшләнгән, ышанычлырак опоралар куелды.  Заманча арматура –Финляндиядә барлыкка китерелгән. Счетчикларның күрсәткеләре дә хәзердән башлап, автоматик рәвештә төшереләчәк.

Олег Белов – Казан шәһәренең Совет районы төзекләндерү  бүлеге җитәкчесенең урынбасары: 700 артык йортта һәм 1500 артык кешенең  йортларында электр белән тәэмин итү эшләре нормага килде.

Реконструкция эшләре тәмамланганнан бирле,  электр челтәрләренең эшендә өзеклелек һәм тоткарлыклар күзәтелмәде. Киләсе елга “Сетевая компания” курше Константиновка тораклыгында да электр белән тәэмин итү эшләрен камилләштермәкче була.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20