Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
20.08.2015

Kazan Сity Racing автошоуга 50 меңнән артык тамашачы көтелә

Kazan Сity Racing автошоуга 50 меңнән артык тамашачы көтелә30 августта Казанның Меңьеллык мәйданында быел икенче тапкыр үткәрелә торган Kazan Сity Racing автошоуга 50 меңнән артык тамашачы көтелә. Бу хакта “Татар-информ” МА үткәргән матбугат конференциясендә проект җитәкчесе Дмитрий Мантыцкий сөйләде.

Шоуда автоспорт осталары чыгыш ясый. Алар арасында - «Формула-1» командасының 26 нчы номеры Infiniti Red Bull Racing Россия автоузышчысы Даниил Квят, «Дакар-2015» раллие триумфаторы, «КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзасы Айрат Мәрдиев, «24 часа Ле Мана» легендар марафонында ике тапкыр катнашкан, Nissan Nismo командасы вәкиле Владивостоктан Марк Шульжицкий. Казанга танылган дрифтер Никита Шиков һәм мотокаскадер литвалы Арунас Гибежа киләчәк.
“Узган ел казанлылар шоуны яратып тамаша кылды. Бу юлы да тырышачакбыз, - диде Мантыцкий. – Иң мөһиме куркынычсызлык. Без бетон блоклардан һәм су тутырылган контейнерлардан каршылыклар куячакбыз.
Трасса узышу өчен түгел, дип ассызыклады спикер. Анда максисаль тизлек белән узышу булмаячак, ә пилотлар автомобильләр белән виртуоз идарә итү осталыгын күрсәтәчәк.
Шоу-программа 11.00 сәгатьтә башлана, мәйданга болидлар двигательләрен җылыту өчен чыгачак. Аннары 13-15 сәгатьтә төп тамаша тәкъдим ителәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20