Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
21.07.2015

Казан Спортның су төрләре буенча ДЧна әзерлек буенча бурычларын 100 процент дәрәҗәдә үтәде – Илдар Халиков

Казан Спортның су төрләре буенча ДЧна әзерлек буенча бурычларын 100 процент дәрәҗәдә үтәде – Илдар ХаликовКазан Спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатын уздыруга тулысынча әзер, бары тик спорт командаларына һәм тамашачыларга уңайлылык тудыруга бәйле эшләрне генә шомартып бетерәсе бар. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков хәбәр итте. Чарада шулай ук ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм Спорт проектлары башкарма дирекциясе генераль директоры Азат Кадыйров катнашты.

“ФИНАның Казанга мөнәсәбәттә таләпләре, проект эшләре тарафыннан планлаштырылган барлык эшләр тулы күләмдә башкарылган. Ахыргача бетмәгән эшләргә килгәндә, аларның 90 проценты – спортчыларга, делегация әгъзаларына һәм тамашачыларга уңайлылык дәрәҗәсен арттыруга нисбәтле”, - дип белдерде Хөкүмәт җитәкчесе.

Илдар Халиков бу чемпионатның спортчылар һәм катнаша торган илләр саны буенча ярышлар тарихында рекордка тиң булуын ассызыклады. Ул бүгенге көндә FINA аккредитация базасында дөньяның 190 иленнән 2923 спортчы һәм 1490 рәсми зат теркәлгәнен билгеләп үтте. 24 нче июльдән 9 нчы августка кадәр 75 комплект медаль уйнатылачак. Ярышларда 198 судья хөкемдарлык итәчәк, аларның 117се – халыкара судья, 81е – илкүләм судья. Чагыштыру өчен мәгълүмат: Барселонада 2013 нче елда узган чемпионатта 177 илдән 2195 спортчы катнашкан, алар 68 комплект медаль өчен көч сынашкан.

Чемпионат вакытында Казанга күп кенә танылган шәхесләр килүе көтелә, алар арасында йөзү осталары, олимпиада призерлары бар.

Матбугат конференциясендә катнашучылар ярышларга җәмәгать транспортында һәм берәр сәгать алданрак килергә киңәш итте. Үз автомобиле белән барырга теләүчеләргә, шулай ук, өйдән күпкә иртәрәк чыгып китү хәеррәк. Ни өчен дигәндә, спорт объектлары янында парковкалар булмаячак. Машинаны якындагы сәүдә үзәге парковкасында калдырып, объектка кадәр җәяү барырга туры киләчәк. “Ярышларга җәмәгать транспортында бару кулайрак булачак. Куркынычсызлыкны тәэмин итү йөзеннән, объектларга һәркем металл кысалар аша җентекләп тикшереп кертеләчәк, шуңа күрә вакытны тыгыз калдырып килергә кирәкми. Моннан тыш, Кремль, спорт объектлары тирәсендә йөрүчеләр үзләре белән шәхесне аныклаучы берәр документ йөртсә яхшырак”, - дип киңәш бирде Илдар Халиков. Искәртеп узыйк, чемпионат чорында Эчке эшләр министрлыгы, ЮХИДИ хезмәткәрләре бик актив эшләячәк. Шулай ук трибуналарда биек үкчәле аяк киеме белән йөрүнең дә уңайсыз булачагын шәрехләп узды спикерлар.

Чемпионат чараларына килгәндә, ачык суда йөзү буенча ярышлар 25 нче июльдән 1 нче августка кадәр, синхронлы йөзү буенча ярышлар 25 нче июльдән 1 нче августка кадәр, суга сикерү буенча ярышлар 24 нче июльдән 2 нче августка кадәр, су тубы буенча ярышлар 26 нчы июльдән 8 нче августка кадәр, хай-да йвинг 3-8 август көннәрендә, йөзү буенча ярышлар 2-9 августта узачак. Чемпионат барышында 4 ярыш объекты – Kazan-Arena (йөзү һәм синхронлы йөзү), Спортның су төрләре сарае (суга сикерү), Су тубы өчен арена һәм Казан Кремле янында Казансу елгасы яры (хай-дайвинг, ачык суда йөзү) җәлеп ителәчәк. Спортчыларның күнегүләре “Буревестник”, “Олимп”, “Оргсинтез”, “Акчарлак” бассейннарында узачак.

Телевидение экраннары аша ярышларны 4,5 млрд кеше тамаша кылыр дип көтелә. Зәңгәр экраннар аша чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары гына түгел, ярышлар да күрсәтеләчәк. Искәртеп узабыз, ачылыш тантанасы “Казан Арена” стадионы медиафасадында да трансляцияләнәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20