Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.09.2016

Казан студенты Россия җыелма командасы составында EuroSkills 2016 чемпионатында катнашачак

 27 сентябрьдә Чиләбедә EuroSkills 2016 чемпионатында катнашучыларны билгеләү өчен сайлап алу чемпионаты тәмамланды. Казанның Халыкара сервис көллияте студенты Ксения Петухова беренче урынны Чиләбе конкурсанты белән бүлеште дип хәбәр итә Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы.

Хәзер Казан студенты 1-3 декабрьдә Гетеборгта узачак EuroSkills 2016 чемпионатында катнашачак. Әмма ике финалчының чемпионатка кайсы төп катнашучы, ә кайсы запас сыйфатында барачагы тренировка этабы нәтиҗәләре буенча хәл ителәчәк.

Euroskills – һөнәри белем алучы студентлар өчен халыкара эшче һөнәрләре чемпионаты. Ел саен анда 75 ил вәкиле катнаша.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20