Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
24.08.2015

Казан техник яктан Олимпия уеннарына 80 процентка әзер - Леонов

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, Казан техник яктан Олимпия уеннарын үткәрергә әзер, дип белдергән, бары сәяси карар гына кирәк. Бу хакта Леонов "Весь спорт" агентлыгына биргән интервьюда әйткән.

"Әлбәттә, без иң зур турнир - Олимпия уеннарын үткәрергә телибез. Бу хакта 2013 елгы Универсиададан соң ук сөйләшә башладык. Бүген, тулаем алганда, без моңа техник яктан 80 процент чамасы әзер, әмма сәяси карар кирәк, - дип белдергән Владимир Леонов. - Башта Олимпия уеннарын аз чыгымнар белән ничек оештыру концепциясе бар инде. Хәзер без 2017 елгы футбол буенча 2017 елгы Конфедерацияләр Кубогын (4 матч) һәм футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионатын (6 матч) көтәбез".

"Булган инфраструктура белән без күп нәрсәгә әзер. Киләсе елда гына да самбо, дзюдо һәм бадминтон буенча өч дөнья чемпионатын кабул итәчәкбез, шулай ук яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатын да үткәрәбез", - дип хәбәр иткән министр.    

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20