Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2016

Казан территориясендәге юлларны төзәтүгә 967 млн сум акча каралган

15 апрельдә шәһәр юлларын карап тотуның кышкы сезоны рәсми тәмамлана һәм җәйге эшләр башлана. Төп игътибар юлларны төзекләндерүгә юнәлтелә.

Аерым алганда, быел Казан каласындагы юлларның 532 мең кв.м мәйданын төзекләндерү планлаштырылган, шуңа республика бюджетыннан 967 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә үткәрелгән киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе урынбасары Эдуард Вафин шул хакта тәгаенләде. Акчаның 500 млн сумы квартал эче юлларын (241 мең кв.м) төзекләндерүгә, 300 млн сумы юлларның тузган асфальт-бетон япмасын (154 мең кв.м) торгызуга, 167 млн сумын бистәләрдәге юлларны төзәтүгә тотылачак.

Шәһәр юлларына каралган югарыда әйтелгән 300 млн сумның файдасы 34 урамга тиячәк, мисалга, Айдаров, Габишев, Әбҗәлилов, Динмөхәммәтов, Нокса авышлыгы, Октябрьнең 25 еллыгы, 2-я Юго-Западная һ.б. урам юлларына. 167 млн сум исә 24 бистәнең 62 юлына каралган, шулардан 48 урам юлында моңарчы каты өслекле юл булмаганы билгеле.

Ишегаллары территорияләрен һәм квартал эченә керү юлларын быел капиталь төзекләндерүгә каралган 500 млн сум 234 ишегалдына һәм 22 керү юлына кагыла, нәтиҗәдә, өстәмә 3 мең машина кую урыны да барлыкка килә, дип вәгъдәли Тышкы төзекләндерү комитеты җитәкчелеге вәкиле.

Казанда 2011-2015 елларда 1211 ишегалды, ягъни барлык ишегалларының 40 проценты зурдан кубып төзекләндерелгән, быел тәртипкә китерәсе 234 ишегалды – ул башкаладагы шундый объектларның 8 проценты, кайчан да булса ремонт киләсен көтеп торган ишегаллары 1597гә җыела һәм алар барлык ишегалларының 52 процентын тәшкил итә.

Белешмә өчен. Соңгы 5 елда (2011-2015 еллар) Казан каласында 15,8 млрд сум акчага 8,2 млн кв.м асфальт-бетон юл капиталь төзекләндерелгән. Моңа шәһәрдәге ишегаллары территорияләренең 23 проценты, башкала юлларының 41 проценты, бистә юлларының 25 проценты керә.

Э.Вафин сүзләренчә, быел юл чокырларын ямау эшләренә февраль азагында керешеп, инде 14 мең кв.м мәйданда эш башкарылган, тагын 20 мең кв.м мәйданда ямыйсы бар.

Шулай ук бу сезонда республика бюджетыннан Казан биләмәләрендәге урамнарны яктыртуга, транспорт тукталышлары павилоннары куюга, куркынычсызлык бәрабәренә хәтәр урыннарда юл читләрен киртәләү-коймалауга, юл билгеләре урнаштурыга 67 млн сум акча бирелүе көтелә.

Юлларны төзекләндерү эшләрен сыйфатлы һәм вакытында очлап чыгу максатын искәртеп, мэр Илсур Метшин: “Башкарылмаган эш, һәрвакыттагыча, эшлисеннән күбрәк. Акча җитми. Әлегә 1 млрд сум гына бирелде, шуңа күрә аны “кычкырып торган” юнәлешләрдә мөмкин кадәр нәтиҗәле сарыф итү мөһим”, - диде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20