Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2015

Казан ТКХ мәсьәләсендә тарифларны күтәрә һәм 2 төрле яңа тариф кертә

Казан ТКХ мәсьәләсендә тарифларны күтәрә һәм 2 төрле яңа тариф кертә Казанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләргә бәя арта. Муниципалитет приватизацияләнмәгән торакның 10 процентка якынына карата милекче вазифаларын башкара һәм үзенең милкенә тарифлар билгели, димәк, анда яшәүче кешеләр үз йөкләмәләрен үтәмәгәннәр шушы карарга буйсына.

Тулаем алганда, шәһәр Башкарма комитеты билгели торган тарифлар муниципаль торак өчен, идарәче оешмасын сайламаган милекчеләр (ә андыйлар бездә юк) һәм үзлектән карарга килмәгәннәр өчен карала.

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә күп фатирлы торак йортларны капиталь төзекләндерү барышы буенча хисап тоткан шәһәр Башкарма комитетының ТКХ комитеты башлыгы Искәндәр Гыйниятуллин соңыннан шул хакта журналистларга белдерде. Аның сүзләренчә, ил икътисадында инфляцион һ.б. процессларга бәйле рәвештә, тарифлар да бер урында тормый: Казанда торак-коммуналь хезмәтләргә бәя суммар 7 процент чамасы арта: коммуналь хезмәтләргә – 9 процент тирәсе, торак хезмәтләр өчен - 4 проценттан артык.

Җылылык әйләнеше – кайнар су тәэминаты өчен яңа тариф кертелә. Индивидуаль җылылык пунктлары программасы “Генерирующая компания” ААҖ белән берлектә 3 елга исәпләнгән. Ул проектның быел икенче елы гамәлгә ашырыла. Нәтиҗәдә, кайнар су кранын ачып, су җылына башлаганны чиләк-чиләк юкка су агызмый гына да фатирларга җылы су киләчәк, бу кайнар су әйләнеше (циркуляция) булмаган йортлар өчен бу бигрәк тә актуаль, ә андый йортлар Казанда шактый. Ләкин моның шул ягы мөһим: андый җиһазларны карап тоту ихтыяҗы бар, шуңа күрә яңа тариф кертелә. Тагын яңа тариф – телесигналлар кабул итә торган антенна җиһазларын, ә ул Казанда цифрлы, карап тотуга кагыла. Бу ике тариф та шушы җиһазлар куелган һәм гамәлдә булган, ягъни эшләгән йортларда гына кертелә. Аерым алганда, тарифлар җылы су өчен квадрат метр торактан 75 тиен, цифрлы антенна өчен квадрат метрдан 57 тиен исәбеннән түләнергә тиеш була. Мисалга, 70 кв.метрлы зурлыктагы уртача фатирдагылар антенна өчен аена 42 сум килеп чыга, бу элек анттеначыларга түләгән суммада инде, дип Казан каласы Башкарма комитетының ТКХ комитеты башлыгы И.Гыйниятуллин мисалда аңлатты. Коллектив антеннадан күп кенә кеше баш тартып, кабелле антеннага күчте, аларга бу цифрлы антенна тарифы кагылмый торгандыр бит, дип журналистлар кызыксынгач, И.Гыйниятуллин, былтыр суд карары белән коллектив телесигналлар кабул итү җиһазлары гомумйорт милке дип танылды, ә андый уртак милекне Торак кодексы нигезендә милекчеләр карап тотарга тиеш, димәк, бу тариф шушы җиһазларына модернизация һәм карап тоту чыганагы да, болар исә халык өчен ТКХ сыйфатлырак итүгә йөз тота. Хәзерге вакытта ТКХ өчен вакытында акча түләми бурычы җыелганнар бар, тарифлар үсеше исә бурычларның тагын да артуына китерәчәк, дип таный шәһәр түрәсе. Җыеп кына әйткәндә, ТКХ өчен аена чама белән 20 млн сум тирәсе бурычлар булып тора, димәк, ул хезмәтләргә бәя арту бурычларның суммасы артуга китерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20