Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
09.08.2016

Казан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы шәһәрләре исемлегендә

Казан тормыш сыйфаты буенча Россиянең иң яхшы шәһәрләре исемлегенә кергән. Бу хакта РФ Хөкүмәте карамагындагы Финанс университетының Социология департаменты рейтингыннан билгеле булды.

Тикшеренүләр икенче тапкыр үткәрелә һәм быел Россиянең 38 зур һәм урта шәһәрендә үткәрелгән. Торак пунктларга бәя берничә төркем мәгълүматны исәпкә алып бирелгән. Аерым алганда, аналитиклар шәһәрлеләрнең матди хәлен, медицина хезмәте сыйфатын, яхшы белем алу мөмкинлеген караган. Яшәү сыйфатын бәяләү өчен Росстат статистика мәгълүматлары һәм җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләре кулланылган.

Россия шәһәрләрендә яшәү сыйфатын бәяләгәндә, шәһәрнең ни дәрәҗәдә уңайлы булуы өчен нинди факторлар мөһим (тышкы күренеш, коммуникацияләр, подъездлар, лифт һ.б.) һәм торак-коммуналь хезмәтләр эше (срок, хезмәт күрсәтү смыйфаты һәм торак ремонты) шәһәрне төзекләндерү дәрәҗәсе, юл хуҗалыгы хәле дә исәпкә алынган.

Яшәү сыйфатын бәяләүнең өченче алымы миграция күрсәткечләренә нигезләнгән, чөнки халык керем һәм шәхси үсеш өчен мөмкинлекләр зур булган, югары технологияле сыйфатлы сәламәтлек саклау һәм белем алу мөмкинлекләре булган урынга күчәргә тырыша.

Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча тормыш сыйфаты югары шәһәрләр исемлегенә Төмән, Мәскәү, Казан, Краснодар һәм Грозный кергән.

Искәртеп үтик: узган тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы лидерлар бишлегендә өченче урынны алган иде.

Тикшерүчеләр рейтингка Чаллы шәһәрен дә керткән. Кайбер күрсәткечләр буенча шәһәр  беренче унлыкка узган. Әйтик, 2015 елда “торак фондның сыйфаты һәм ТКХ эше” күрсәткече буенча Автокала рейтингта беренче баскычны биләгән. Әмма Татарстанның зурлыгы буенча икенче шәһәре исемлекнең беренче унлыгына керә алмаган.

(Гөлүзә Василова әзерләде).

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20