Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.07.2015

Казан транспорт предприятиеләренең Спортның су төрләре буенча ДЧ тамашачыларын бушлай йөртүгә киткән чыгымнары капланачак

Казан транспорт предприятиеләренең Спортның су төрләре буенча ДЧ тамашачыларын бушлай йөртүгә киткән чыгымнары капланачакСпортның су төрләре буенча Дөнья чемпионаты ярышларын караучыларны һәм чемпионатка аккредитацияләнгән затларны бушлай йөртү өчен, Казанның транспорт предприятиеләренең чыгымнары 12 млн сум күләмендә компенсацияләнәчәк. Бу хакта бүген журналистларга Казан мэриясендә шәһәр Башкарма комитетының Транспорт һәм элемтә буенча комитет рәисе Айдар Габделхаков хәбәр итте.

“Спорт ярышларына барачак кешеләрнең якынча саны исәпләп чыгарылды. Әмма бу фараз 25 процентка арту очрагына да ныклап әзерләндек. Шул рәвешле, көн саен 820-840 мең кеше йөртсәк, чемпионат вакытында пассажирлар саны 1 млн га җитәр дип көтелә”, - дип белдерде Айдар Габделхаков.

Аның тарафыннан искәртелгәнчә, чемпионатны ачу һәм ябу тантаналарына, ярышларга билет сатып алганнар шул көнне җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукына ия. Шулай ук, бейджы булган затлар да шәһәр транспортыннан бушлай файдалана ала. Волонтерларга исә Спорт проектлары Башкарма дирекциясе тарафыннан 2, 5 мең электрон транспорт картасы биреләчәк. Алар чемпионатка дип махсус эскизда әзерләнгән. Айдар Габделхаков әйтүенчә, транспорт картасына һәр волонтерның 54 тапкыр транспортта йөрүенә җитәрлек акча салынган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20