Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.09.2016

Казан укытучысы Иван Филатов "Россия Ел укытучысы-2016" конкурсында Татарстан данын яклый

Самарада "Россия Ел укытучысы-2016" һөнәри осталык конкурсының финал этабы уза. Анда Казаннан 90 нчы гимназиянең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Иван Филатов Татарстан данын яклый, дип хәбәр итә республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы

Конкурста катнашучылар өч көн дәвамында Самараның ике мәктәбендә ачык дәресләр үткәрделәр. Казан укытучысы ярышларның беренче көне - 2 5сентябрьдә чыгыш ясады. Хәзергә конкурс сынаулары дәвам итә.

Бүген икенче этапка узачак 15 лауреат билгеләнәчәк, ул шулай ук Самарада узачак. Абсолют җиңүче Укытучы көне алдыннан Мәскәүдә билгеле булачак.

Министрлык агымдагы елда укытучылар конкурсының Самарада узуы, узган ел самаралы Сергей Кочережко җиңүгә бәйле дип искәртә. Конкурс тарихында беренче тапкыр быел Россиянең бөтен 85 төбәге укытучылары да катнаша.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20