Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
26.05.2015

Казан университеты көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру өчен 378 млн сум акча алачак

 Россия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев "Дөньяның әйдәп баручы фәнни-белем бирү үзәкләре арасында көндәшлеккә сәләтлелекләрен арттыру максатында Россиянең әйдәп баручы университетларына 2015 елда субсидия бүлеп бирү турында"гы карарны имзалаган.

2013-2020 елларга "Мәгарифне үстерү" дәүләт программасы кысаларында Россиянең 14 вузына 10,14 млрд сум акча бүленә. Аерым алганда, Томск илкүләм тикшеренү дәүләт университеты, Томск илкүләм тикшеренү политехник университеты, Санкт-Петербург илкүләм тикшеренү мәгълүмати технологияләр, механика һәм оптика университеты 964 млн; "Югары икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университеты 930 млн; Мәскәү физика-техник институты (дәүләт университеты), «МИСиС» илкүләм тикшеренү технологик университеты, «МИФИ» илкүләм тикшеренү атом-төш университеты, Новосибирск илкүләм тикшеренү дәүләт университеты, Бөек Петр исемендәге Санкт-Петербург политехник университеты, Россиянең беренче Президенты Борис Ельцин исемендәге Урал федераль университетына 761 млн; Н.И.Лобачевский исемендәге Түбән Новгород дәүләт университеты - 482 млн; Академик С.П.Королев исемендәге Самара дәүләт аэрокосмик университеты (илкүләм тикшеренү университеты) - 467 млн; Ерак Көнчыгыш федераль университеты - 425 млн; Казан (Идел буе) федераль университеты - 378 млн сум акча ала. Карар тексты РФ Хөкүмәте порталында урнаштырылган.        

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20