Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.02.2015

Казан язны каршылый

21 февральдә Казанда, гадәттәгечә, Масленица, ягъни “Май чабу” бәйрәме “Әкият” Татар дәүләт курчак театрын каршындагы Боз шәһәрчегендә узачак.

Славян халыкларының кышны озату бәйрәме Казанда электән Черек күл бакчасында үткәрелә иде, ә узган елдан аны шәһәр читенә – Аккош күле тирәсендәге урман буена күчерделәр. Әмма Казан үзәгендә дә бу көнне бәйрәм рухы хөкем сөрәчәк. Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсе тәкъдиме белән Май чабу бәйрәме инде менә икенче тапкыр “Әкият” театры каршындагы киң мәйданда гөрләячәк. ТР Мәдәният министрлыгы, Казан хакимияте, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты тарафыннан оештырыла торган, көн уртасында башланып китәчәк бәйрәмгә килгән шәһәр халкын уен-көлкеле программа, майлы коймак белән кайнар чәй һәм кул эшләре сәүдә рәтләре көтәчәк.

21 мартта исә төрки халыклар яз җитүен – “Нәүрүз” бәйрәмен каршы алачак.

("intertat.ru")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20