Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2016

Казан үзәгендә Салих Сәйдәшев һәйкәле янында ачык һавада - милли музыка сәнгате бәйрәме

КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты каршында (Татарстан ур., 2) урнашкан Салих Сәйдәшев һәйкәле янында “Халык мәхәббәте лауреаты” музыка сәнгате бәйрәме уза. Концерт 17 сәгатьтә башланды.

Бәйрәм халыкның Салих Сәйдәшев калдырган мираска булган мәхәббәтен профессиональ музыка, хореография, әдәбият аша чагылдыруны күздә тотып үткәрелә. Чарада Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе, КФУ, Казан дәүләт мәдәният институты, “Сәйдәш” мәдәният үзәге, “Казан” милли-мәдәни үзәге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, ТРның халык артистлары Римма Ибраһимова, Рафаэль Сәхәбиев, Рөстәм Маликов, Миңгол Галиев, Зилә Сөнгатуллина һ.б. мәшһүр артистлар катнаша.

Россия һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең халык артисты, "Сәйдәш" мәдәният үзәге директоры Лима Кустабаева журналистларга билгеләп узганча, мондый концерт беренче тапкыр узган елда Салих Сәйдәшевнең тууына 115 ел һәм һәйкәл ачылуга 10 ел тулуга багышлап уздырылган. "Былтыр концерт нәкъ өч сәгать дәвам иткән иде, быел катнашырга теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк. Татар театрлары артистлары, 30 дан артык хореографик коллектив катнаша, чыгыш ясаучы оркестлар гына да - алтау. Бу бәйрәм традицион булыр дип ышанабыз", - дип белдерде Лима Кустабаева. Ул киләчәктә бәйрәмнең географиясен тагын да киңәйтү нияте булуын әйтте. Л.Кустабаева сүзләренә караганда, быел концертта, былтыргыдан аермалы буларак, Сәйдәшев әсәрләре генә түгел, Татарстанның Луиза Батыр-Болгари, Нәҗип Җиһанов, Әхмәт Фәйзи һәм башка композиторлары әсәрләре дә яңгырый.

Г. Камал театры артисты Ришат Әхмәдуллин мондый чараның үзенчәлекле булуын һәм тамашачылар күңеленә хуш килүен, яшьләр өчен дә музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләүдә зур ролен билгеләп узды. Сүз уңаеннан, бүген камаллылар Мирхәйдәр Фәйзинең "Галиябану" драмасыннан җырлы-биюле күренеш тәкъдим итте. Камал театры артисты, ТРның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов ТРның халык шагыйре Равил Фәйзуллин иҗат иткән "Сәйдәш" поэмасыннан өзек укыды.

 

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20