Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.07.2016

Казан зооботаника бакчасының фирма стиле презентацияләнә

4 июльдә сәгать кичке 6да Казан ратушасында Казан зооботаника бакчасының фирма стиле презентацияләнә.

Чараны оештыручылар хәбәр итүенчә, фирма стиле ачык һөнәри конкурс кысаларында сайлап алынган. Аның финалына Россиянең эре шәһәрләрендәге иң танылган бюролар чыккан: Мәскәүдән - 10 команда, Санкт-Петербургтан - 1, Казаннан - 3. Һөнәри жюри 4 июльдә җиңүчене сайлап ала һәм шул ук көнне аны Казан мэры Илсур Метшин аны игълан итә.

Җиңгән бюро вәкиле үзе зооботаника бакчасы фирма стиле һәм навигациясе концепциясе турында сөйли.

Чара спикерлары арасында чараны оештыручылар ТР Президенты ярдәмчесе Наталия Фишманны, Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтовны атый, шулай ук график дизайн өлкәсе, брендинг буенча әйдәп баручы экспертлар катнашуын белдерә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20