Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
25.12.2015

“Kazan-Arena” стадионы бөтенроссия премиясенә ия булды

“Kazan-Arena” стадионы ике номинация буенча “Спорт корылмалары. Ел нәтиҗәсе-2015” бөтенроссия премиясе җиңүчесе булды.
“Kazan-Arena” ел вакыйгасын кабул иткән иң яхшы спорт объекты һәм “2018 елда футбол буенча Дөнья чемпионатына стадионны проектлау һәм төзүдә технологияләр һәм инвестицияләр өчен” номинациясендә җиңүче буларак бүләкләнде.
“Спорт корылмалары. Ел нәтиҗәсе-2015” икенче бөтенроссия премиясен тапшыру тантанасы Мәскәүдә узды. Барлыгы 42 номинациядә җиңүче игълан ителде. Конкурсны Россия Спорт министрлыгы ярдәме белән SportFacilities журналы оештыра.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20