Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.04.2015

"Kazan-Arena" стадионы ФИНА Дөнья чемпионатына 70 процент дәрәҗәдә әзер – Владимир Леонов

 "Kazan-Arena" стадионының Спортның су төрләре буенча FINA XVI Дөнья чемпионатына әзерлеге 70 процент дәрәҗәдә дип әйтергә була. Бу хакта бүген журналистларга, чемпионат ачылырга 100 көн кала оештырылган пресс-тур барышында, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов хәбәр итте.

“Бүген эшләр график буенча бара. Апрель азагына кадәр барлык корылмалар куюны төгәлләргә ниятлибез – түбә, вакытлыча трибуналар, бассейннарны аерып торган киртә куелаячак. Һәм без ике бассейнны урнаштыра башлаячакбыз”, - дип белдерде министр. Искәртеп узабыз: "Kazan-Arena" стадионында куелачак бассейннарда йөзү һәм синхронлы йөзү буенча ярышлар үтәчәк.

Владимир Леонов әйтүенчә, 50 метрлы төп бассейнның тирәнлеге 3 м булачак. Киртә аркылы, шулай ук 50 метрлы, йөзү өчен тренировкалар уздыруга каралган бассейнның тирәнлеге 2,2 м тәшкил итәчәк. Аларны урнаштыру эшләре июнь азагына тәмамланырга тиеш.

Министр сүзләренә караганда, стадионда футбол матчлары киләсе елның языннан уздырыла башлаячак. “Бик нык тырышсак, көз азагында да кайтырга була инде, әмма анда бер матч уздыру өчен генә ашыгуның мәгънәсе булмастыр, мөгаен. Шуңа күрә без иркенләп әзерләнеп, "Kazan-Arena"га футбол буенча Россия чемпионатының язгы өлешендә кайтачакбыз”, - дип билгеләп үтте В. Леонов.

Министр сүзләренә караганда, бүгенгә Дөнья чемпионатына тулаем әзерлек - якынча 85 процент тирәсе. Стадионны әзерләп бетергәч, Спортның су төрләре сарае янәшәсендә вакытлыча бассейн кору, хай-дайвинг өчен вышка төзү кебек эшләр көтә әле. В. Леонов ярышлар узачак барлык спорт объектларының да июнь азагына тәмамланырга тиешлеген фаразлады.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20