Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
16.11.2015

"Kazan-Arena" стадионында Франция халкына теләктәшлек белдергән язу пәйда булды

 "Kazan-Arena" футбол стадионы медиафасадында «France nous sommes avec toi! Kazan. Tatarstan» дигән язу пәйда булды.

«Франция, без сезнең белән! Казан. Татарстан», - дигән казанлылар, Париждагы терактлар сериясенә бәйле рәвештә, Франция кешеләренә теләктәшлек йөзеннән.

Парижда терактлар сериясе нәтиҗәсендә, 13 ноябрь кичендә 129 кеше һәлак булды, 352 кеше зыян күрде. Терактлар өчен җаваплылыкны РФда эшчәнлеге тыелган "Ислам дәүләте" (ИГ) террорчылык төркеме алды.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20