Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
02.09.2015

Казанда 13 яшькәчә малайлар һәм кызлар арасында теннис буенча ТР ачык беренчелеге старт алды

Казанның Теннис академиясендә 13 яшькәчә малайлар һәм кызлар арасында теннис буенча Татарстан Республикасының өченче ачык беренчелеге старт алды. Ярышларда Красноярск, Тольятти, Омск, Монино, Чистай, Ульяновск, Алабуга, Дмитров һәм Казан кебек Россиянең 9 шәһәреннән 35тән артык яшь спортчы катнаша.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан данын “өйдәге турнирда” република җыелма командаларының җиде вәкиле яклаячак: Амелия Тарасова, Милена Майорова, Алия Закирова һәм Ясминә Нигъмәтҗанова, Арсений Хохлов һәм Камил Хәсәнов. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, турнирның барлык матчларында да Татарстан Республикасы судьялар бригадасы хезмәт күрсәтә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20