Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
11.04.2016

Казанда 17 төр муниципаль хезмәт күрсәтелә, тагын 12се гамәлгә кертелә

Хәзерге вакытта Казан каласы Башкарма комитеты 87 төр муниципаль хезмәт күрсәтә. Шулардан система әлегә 17 төр муниципаль хезмәт электрон рәвештә күрсәтергә сәләтле (былтыр 4се шул рәвешкә күчерелгән), быел тагын 12сен, аеруча ихтыяҗ булганнарын, электрон рәвешкә күчерү күздә тотыла. Ведомствоара электрон багланыш системасын (СМЭВ) файдаланып, 2015 елда халык һәм бизнес дәүләт пошлиналарында 65 млн сум акчаны янга калдыруга ирешелгән. Аерым алганда, былтыр 20,4 млн электрон хезмәт һәм сервис күрсәтелгән. Быел I кварталда, мәсәлән, 7,4 млн электрон хезмәт күрсәтелгән (узган елгы шушы чордан 62 процентка күбрәк), 44,6 млн запрос ясалган (былтыргы шушы ук вакыттагыдан 10 процентка күбрәк).

Бүген Казан каласы җитәкчелегенең шәһәр Башкарма комитеты башлыгы Денис Калинкин рәисегендә үткәрелгән “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә хисап ясаган Мәгълүмати технологияләр һәм элемтә идарәсе башлыгы Рифат Ханнанов шул хакта бәян итеп, 2015 елда ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша шәхси мәгълүматларны законсыз алу һәм файдалану буенча бер генә дә очрак теркәлмәгән, дип, аның ышанычлылыгына ишарәләде.

Муниципаль хезмәтләрдән файдалану өчен системада 400 мең “шәхси кабинет” ачылган, 448 инфомат гамәлдә, “Услуги РТ” мобиль кушымтасын абонентлар 7 мең тапкыр үзенә күчерткән, контакт-үзәк 20 мең мөрәҗәгать кабул иткән. Быел электрон рәвештә тәкъдим ителәсе муниципаль хезмәтләргә архив документлары һәм белешмәләре бирү, эшчәнлеге туктатылган оешмалардан шәхси сотав документларын кабул итү, торакка ихтыяҗлы гражданнарны исәпкә кую, даими (сроксыз) файдалануга җирле үзидарә җирен бирү, муниципаль милек белән оператив идарә итү хокукын МКП, хуҗалык итү хокукын МУПлар артына теркәү, өйләнешүне рәсми теркәү, бала тугач дәүләт теркәве үткәрү, балалар бакчаларына урын алуга гаризалар кабул итү һәм урын бирү, аерылышуны дәүләти теркәү, исем алыштыруны дәүләти теркәү, уллыкка (кызлыкка) бала алынуны дәүләти теркәү.

Шул рәвешле, 2015 елда Казанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне шәһәр халкының 49 проценты файдалана дип исәпләнсә, 2018 елга 70 процентка җиткерү максчаты куелган. Денис Калинкин бу мәсьәләдә, электрон хезмәтләрнең кайсыларының файдасын күрү өчен район хакимияте бинасына килергә кирәк, димәк, алга таба өйдән торып яки эш урыныннан гына моны эшләп булу мөмкинлеген карарга кирәк, дип юнәлеш бирде.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20