Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
14.04.2016

Казанда 2015 хәйриячесен атыйлар

Казанда тантаналы бүләкләү тантанасы белән "2015 ел хәйриячесе" исеменә республика конкурсына нәтиҗәләр чыгарылачак. Конкурста катнашу өчен 213 гариза бирелгән, 70 җиңүче билгеләнгән. Бүген бу хакта "Татар-информ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, конкурс номинацияләрендә физик затлар, шәхси эшмәкәрләр, кече, урта һәм эре бизнес, коммерцияле булмаган оешмалар һәм хәйрия оешмалары вәкилләре катнашкан.

"Быел республика конкурсында катнашкан ММЧлар саны артты", - диде Л.Фазлыева, конкурс Татарстанда 2007 елдан башлап үткәрелүен искәртеп. Шуннан бирле анда 1738 проект катнашкан. Әйтик, эре һәм урта бизнес предприятиеләре  647, кече бизнес 289, шәхси эшмәкәрләр 168, коммерцияле булмаган оешмалар 248, физик затлар 209, хәйрия фондлары 86, ММЧ 91 гариза биргән.

"Минемчә, барлык катнашучылар да җиңүче, чөнки аларның проектлары рухландыра. Хәйриячеләр күрсәткән ярдәм физик заттан 3 мең сумнан башлана, әйтик, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәмнәр үткәрүгә. Узган ел дәвамында хәйриячелеккә якынча 900 мең сум тоткан кешеләр дә бар, - дип белдерде ул журналистларга. - Мине бу бәйгедә өлкән сыйныфлар советлары, җирле үзидарә, гади кешләр катнашуы сөендерә".

Спикер сүзләренчә, чарага материаллар декабрьдән февраль аена кадәр җыела. Җиңүчеләрне бүләкләү турындагы карарны комиссия кабул итә, әмма башта аның әгъзалары хәйрия эше үсеше, республика социаль сәясәте өчен әһәмиятле проектларны карый. "Татарстанның барлык районнары да әлеге конкурста актив катнашты", - дип ассызыклады Л.Фазлыева.

Аның фикеренчә, аеруча әһәмиятле проектлар кешеләргә адреслы ярдәм, хайваннарга булышу, чишмәләрне чистарту һәм алар янындагы территорияләрне тәртипкә китерү, мәчетләр һәм чиркәүләрне реставрацияләү, шулай ук кешеләрнең гомерен һәм сәламәтлеген саклап калу мәсьәләләре белән бәйле. Укучылар тормышка ашырган проектлар да бар, әйтик, балалар йортларында, физик мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бакчаларда булу. Бөек Ватан сугышы чорлары тарихын саклау калуга багышланган, пенсиягә чыккан кешеләргә ярдәм проектлары кызыклы. "Аеруча социаль әһәмияткә ия проектларның берсе - "Ветераннар хоры", - дип хәбәр итте Л.Фазлыева.

"Конкурска нәтиҗәләр ясау киләсе акция башлануны белдерә", - дип белдерде ТР Президенты ярдәмчесе. Җиңүче хәйрияче статусын раслаучы күкрәк плакеткасын алачак.

Сәгать 12дә ТР Хөкүмәте портадында әлеге чарадан онлайн-трансляция башлана.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20