Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама Фотогалерея
Хәбәрләр тасмасы
04.09.2017

Казанда 20 мәктәп ашханәсен модернизацияләү 43,2 миллион сумга төшкән

Казанда 20 мәктәп ашханәсен модернизацияләү 43,2 миллион сумга төшкән. Бу хакта Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты берләшмәсе генераль директоры Гүзәл Ананьева җиткерде.

15 мәктәпнең туклану урыннарына планлы төзекләндерү үткәрелгән һәм кирәкле җиһаз сатып алынган. Моның өчен 15,8 миллион сум акча тотылган. Гомумән алганда әлеге ашханәләргә 2250 кеше сыя.

Моннан тыш биш мәктәп «Мәктәп рестораны» проектына кушылган. Шулай итеп, Казанда андый мәктәпләр саны 22гә җитте. Ашханәләрне ресторан форматына үзгәртүгә 27,4 миллион сум акча тотылган.
Хәзерләү ашханәләре белән чагыштырганда рестораннарда кайнар ризык белән тәэмин ителеш 10−20 процентка югарырак.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Данил Гиниятов. Интервью на русском Нижнекамский театр гастроли в Казани (театр Галиаскара Камала) Аквапарк Ривьера Посуда мечта акция КОС сила традиций