Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
15.05.2019

Казанда 23 фонтан эшли башлаячак

13 майдан Казан паркларында һәм скверларында фонтаннар эшли башлады. Татарстан башкаласында барлыгы 23 фонтан бар, шуларның 5-се инде эшли башлады. Бүгенге көндә фонтаннар шәһәр халкын һәм кунакларны паркларда сөендерә. Горький исемендәге паркында, Горки-Әмәт урманында, Әпсәләмов урамындагы «Ак чәчәкләр» бульварында һәм Совет мәйданы скверында.
Фонтаннар шулай ук Камал театры янында, Түбән Кабан күлендә, Болак ермагында, Ленин бакчасында, опера театры янындагы мәйданда, аның бакчасында Киров, Меңьеллык паркында, Петербург урамында, Тинчурин скверында эшли башлаячак. 3 фонтан Бауман урамында — «Бака», «Күгәрченнәр» һәм «Су анасы» — эшличәк. Миславский урамында, «Стамбул» скверында, Сәид Галиев исемендәге мәдәният йорты, Фучик урамы буенча урнашкан «Чишмәле» скверында да фонтаннар эшли башлаячак.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Программа Мин Минимисс