Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.04.2016

Казанда 56 компетенция буенча “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Ачык төбәк чемпионаты узачак

7-9 апрель көннәрендә Казанда 56 компетенция буенча “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) Ачык төбәк чемпионаты узачак. Чемпионат кысаларында 10 яшьтән алып 17 яшькә кадәр укучылар катнашында 14 компетенция буенча JuniorSkills юнәлешендә ярышлар үткәрелә. Бу хакта чемпионатның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чемпионатта барлыгы 1100 конкурсант һәм экспертның катнашуы планлаштырыла, шул исәптән 180 катнашучы һәм эксперт – Россия Федерациясенең 17 субъектыннан (Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Самара,  Ульяновск, Кемерово, Пенза, Волгоград, Свердловск, Ярославль, Түбән Новгород, Ленинград, Мәскәү өлкәләре, Краснодар крае, Чувашстан, Удмуртия, Марий Эл, Башкортстан Республикалары). Конкурс программасында Идел буе федераль округы вәкилләре көч сынашачак.

Чемпионат ярышлары “Казан ярминкәсе” күргәзмәләр үзәге мәйданында үтәчәк. Төзелешнең гомуми мәйданы 14 мең кв. м-дан артык (6 павильон).

Чемпионат тантаналы төстә 7 нче апрельдә ачылып, 9 нчы апрельдә “Пирамида” концерт залында аны ябу һәм бүләкләү тантанасы көтелә.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча, “Яшь профессионаллар” (WorldSkills Russia) илкүләм чемпионатының ярымфиналында һәм финалында катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелмасы формалаштырылачак.

Чемпионатның 26 компетенция буенча ИФО буенча ярымфиналы 13-16 апрельдә Саранск шәһәрендә узачак. Татарстан барлык 26 компетенциядә тәкъдим ителәчәк. Илкүләм чемпионатның 76 компетенция буенча финалы 23-27 нче майда Мәскәү өлкәсендә үткәрелә.

Чемпионатны оештыручылар – Татарстан Республикасы Хөкүмәте, «Ворлдскиллс Россия» һөнәри берләшмәләр һәм эшче кадрлар үсеше агентлыгы” берлеге, Казан мэриясе, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20