Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
07.09.2017

Казанда Аеклык бәйрәме үткәрелә

11 нче сентябрьдә Казанда көзге Аеклык бәйрәме узачак. Ул быел 15 нче тапкыр үткәрелә, дип җиткерә шәһәр мэриясенең рәсми порталы.

Чаралар Е.А.Боратынский музеенда оештырыла. Бәйрәм иртәнге сәгать 10да башлана, аерым сәгатьләрдә күргәзмә буенча экскурсия уздырыла, ди оештыручылар.

Казан аеклык традицияләренә багышланган сигезенче традицион укулар 14.30 сәгатьтә башланачак. Кунаклар 1912 елгы Казан губерниясендәге беренче алкогольгә каршы Самара күргәзмәсе турында һәм шагыйрь оныгы А.Н.Боратынскийның халык аеклыгы эшенә керткән өлеше һәм башкалар турында ишетә алачак.
Тантаналы кичә 17.00 сәгатьтә интерактив формада танышудан башланачак. Кунаклар төрле мастер-классларда, уеннарда катнаша алачаклар. Чарага керү бушлай, диелә хәбәрдә.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!