Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
18.03.2016

Казанда АИ-93,92 маркалы бензин бәясе арткан

14 мартка Казанда А-76 (АИ-80), АИ-95 маркалы бензин һәм дизел ягулыгына уртача бәяләр элеккеге дәрәҗәдә калган һәм бер литры 31,33 сум 35,56 сум һәм 33,45 сум тәшкил иткән. АИ-93,92 маркалы бензин бәясе артып, литры 32,80 сумга җиткән.

Киров, Ульян, Ижау, Пенза, Оренбург һәм Пермьдә АИ-93,92 һәм АИ-95 маркалы бензинга уртача бәяләр күтәрелгән.

Уфа һәм Саранскида барлык маркалы бензинга һәм дизель ягулыгына уртача бәяләр элеккечә калган. Самарада исә бензин һәм дизель ягулыгы хакы күтәрелгән.

А-76 (АИ-80) маркалы бензинга иң түбән бәяләр Пенза һәм Сарытауда, АИ-93,92гә Самарада һәм АИ-95 һәм дизель ягулыгына Казанда теркәлгән.

А-76 (АИ-80) һәм АИ-93,92 маркалы бензинга уртача бәяләр Кировта, АИ-95кә - Түбән Новгородта һәм дизель ягулыгына Пермьдә теркәлгән, дип хәбәр иттеләр Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең ТР буенча территориаль органында.  

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20