Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив #МИЛЛИПРЕМИЯ2018 Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
29.06.2017

Казанда Алексей Толстойның 200 еллыгына багышланган чаралар оештырыла

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Алексей Толстойның (1817−1875) тууына 200 ел тулуга багышлап, «Ут-ялкын һәм сүз ватанында…» исемле күргәзмә оештырылды. Бу хакта Милли музей хезмәткәрләре хәбәр итә.

Милли китапханәгә йөрүчеләр, Казанда яшәүчеләр һәм шәһәргә килгән кунаклар, туристлар өчен махсус Милли китапханәнең кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, Алексей Толстойга 200 ел тулу уңаеннан, «Ут-ялкын һәм сүз ватанында…» исемле күргәзмә эшли башлады.

Алексей Константинович Толстой — рус әдәбияты классигы, XIX йөзнең икенче яртысындагы иң танылган шагыйрьләрнең берсе, бик яхшы драматург, тәрҗемәче, гаҗәеп матур мәхәббәт лирикасын тудыручы, әле бүген дә күпләргә үрнәк булырлык сатирик шагыйрь дә. Аның исеме безгә мәктәптә уку елларыннан ук таныш.
Күргәзмәдә А. Толстойның шигъри, драматургия һәм проза китаплары, әсәрләренең библиографик күрсәткече һәм башкалар тәкъдим ителә. Экспозиция Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы (Казан Кремль урамы 33 нче йорт) Зур уку залында 2017 елның 1 октябренә кадәр эшләячәк, дип яза китапханәнең рәсми сайты.

www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!