Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.04.2015

Казанда “Алтын” сәүдә үзәге, Мәскәү районы базары һәм тагын биш сәүдә объекты эшен туктатуны таләп итәләр

Казанда “Алтын” сәүдә үзәге, Мәскәү районы базары һәм тагын биш сәүдә объекты эшен туктатуны таләп итәләрКазан прокуратурасыянгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәмәгән тагын җиде объектның эшчәнлеген суд тәртибендә туктатуны таләп итте. Күзәтчелек ведомствосы белдергәнчә, алар - “Алтын” сәүдә үзәге, Мәскәү районы базары, Вахитов урамындагы "Metro Cash&Carry", “Даурия” базары, “Нагмир” ҖЧҖ кибете, “Ала Дим” ААҖ сәүдә объекты һәм “Ягодная Слобода” сәүдә комплексы.

Татарстан башкаласында үткәрелгән тикшерүләр Казанда сәүдә объектлары эшчәнлегендә янгын куркынычсызылыгы таләпләре тупас бозылуын күрсәткән. Бу кагыйдәләрне бозу, кешеләр тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч тудыра һәм җитди зыян китерергә мөмкин.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча Казан прокурорлары, янгын куркынычсызлыгы таләпләре кагыйдәләре бозылу очракларын тулысынча бетергәнче, әлеге сәүдә объектлары эшчәнлеген туктату турында дәгъва белән судларга мөрәҗәгать иттеләр.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20