Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
22.09.2015

Казанда ат спорты буенча ТР Ачык кубок ярышларына старт бирелде

Казанда ат спорты буенча ТР Ачык кубок ярышларына старт бирелде Бүген "Казан" халыкара ат-спорт комплексында ат спорты буенча ТР Ачык кубок ярышлары тантаналы төстә башланды. Ике көн рәттән Россиянең алты төбәгеннән 95 катнашучы выездка һәм конкур төрләрендә ярышачак.

"Төрле төбәкләрдән 17 команда заявка биргән, бөтен Татарстан (Әлмәт, Алабуга, Саба районнары һ.б.) диярлек катнаша. Ярышларда 13 яшьлек һәм өлкәнрәк 100 җайдак үзен сыный", - дип сөйләде "Татар-информ" МА хәбәрчесенә ат спорты буенча Республика балалар-яшүсмерләр мәктәбе директоры, ат спортының Олимпия төрләре буенча Татарстанның баш тренеры Айгөл Насыйбуллина. Турнирда Татарстан (60 кеше), Чуашстан Республикалары, шулай ук Киров, Самара, Ульяновск һәм Оренбург өлкәләре спортчылары катнаша. Ярышлар ат спортының ике Олимпия төре - выездка һәм конкур буенча уза.

Конкур төре каршылыкларны кичүдән гыйбарәт - алар мәйданчыкта 8-10. Аларның барысын да төгәл, штраф очколарыннан тыш узарга кирәк. Выездка - ул "ат өстендә утырган килеш бию" кебегрәк, анда җайдак ат өстендә йөрү төрле элементларын күрсәтергә тиеш. Бу ат спортының иң катлаулы төрләренең берсе.

Ат спорты буенча ТР Ачык Кубогы җиңүчеләрен һәм призерларын истәлекле бүләкләр һәм кубоклар көтә. Бу ярышларның иганәчеләре булмау сәбәпле, акчалата бүләк каралмаган.

"Республиканың ат спортның нәкъ менә Олимпия төрләре белән кызыксынуын телибез. Бездә ат спортының бу төрләре белән бик әз шөгыльләнәләр, ә менә Европада конкур һәм выездка беренче урында", - дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәш.

Ярышларның төп хөкемдары - Кострома өлкәсеннән югары категорияле судья Игорь Коган.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20