Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
05.10.2017

Казанда авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр

Бүген Казанда авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтлиләр. Теннис академиясендә аграр тармак хезмәткәрләрен якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тәбрикләр дип көтелә.

Бу минутларда төрле районнардан авыл хуҗалыклары рәисләре, җитештерүче предприятие хезмәткәрләре, комбайнчылар, механизаторлар һәм башкалар җыела.

2017 елда иген игүчеләр 5 млн тонна икмәк җыеп алды. 1,4 млн тонна бәрәңге, 400 мең тоннадан артык яшелчә, 2,8 млн тоннадан артык шикәр чөгендере җыеп алу ниятләнә. Үсемлекчелек һәм терлекчелек буенча алдынгы районнардан Зәй, Буа, Сарман, Тәтеш, Актаныш, Нурлат, Балык Бистәсе, Кукмара, Әтнә, Саба, Балтач, Мамадыш, Әлки мактауга лаек.

Тантанада Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнаша.

(Татар-информ)



www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Золотая сотня. Предприниматель года. КОС С Новым Годом! Очередной этап Международного музыкального конкурса «Silk Way Star»