Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
13.08.2015

Казанда бадминтон буенча ачык турнир була

Бу атна якшәмбе көнне, 16 августта 16.30 сәгатьтә, бадминтон буенча “Кидай волан” дип аталган Казанның ачык турниры башлана.

“Ривьера” пляжы территориясендә үткәреләчәк турнир программадасында профессиональ уенчылардан мастер-класс уздыру да планлаштырылганлыгы мәгълүм. Биредә тамашачылар һәм катнашучылар өчен күңел ачу, бүләкләр уйнату һ.б. мавыктыргыч чаралар көтелә. “Кидай волан” чарасы ТР Бадминтон федерациясе, “Штаб” креатив индустрияләр резиденциясе һәм проектның башка партнерлары ярдәме белән уздырыла. Турнир “Креатив менеджерлар көрәше” иҗади инициативалар конкурсы кысаларында оештырылган ачык турнир шәһәрдә спортны үстерүгә юнәлтелгән.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте шундый хәбәр таратты.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20