Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
17.02.2016

Казанда бадминтон буенча Европа чемпионаты старт алды

Кичә Казанда Гимнастика үзәге базасында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында бадминтон буенча Европа чемпионаты һәм Европа беренчелеге старт алды. Ярышларда 26 илдән 450 дән артык спортчы катнаша. Россия җыелма составына Татарстанның өч спортчысы кергән.
Ярышларны ачу тантанасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Илкүләм бадминтон федерациясе президенты Сергей Шахрай, Европа бадминтон конфедерациясе төп чаралар директоры Питер Таркалов һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов катнашты.
Ярышлар 21 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Алты көндә 26 илдән 450 спортчы арасында Европа команда чемпионатында иң көчлеләрне ачыклыйлар. Беренчелек кысаларында 34 ил вәкилләре арасында иң яхшы спортчылар билгеле булачак.
Татарстан данын берьюлы өч спортчы Евгения Косецкая, Тимур Вәлиуллин һәм Анатолий Ярцев яклый, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20