Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
30.03.2016

Казанда бадминтон буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды

 28-29 мартта Бадминтон үзәгендә бадминтон буенча Татарстан Республиксы беренчелеге узды. Ярышларны тантаналы ачуда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Күзәтүчеләр советы рәисе - ТР Хисап палатасы рәисе Алексей Демидов, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, ТР Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков, ТР Дәүләт Советы депутаты Ольга Павлова, Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туристлык академиясе ректоры Йосыф Якубов, ТР Бадминтон федерациясе президенты Юрий Чаплыгин һәм "Теннис академиясе" һәм "Бадминтон үзәге" спорт комплексы директоры Равил Ногманов катнашты.

Фәрит Мөхәммәтшин сәламләү сүзендә билгеләп узганча, республика бадминтон федерациясе эшләгән биш елда әлеге спорт төрен үстерүдә күп эш башкарылган. Татарстан бадминтончылары - Бөтенроссия һәм халыкара ярышларның актив катнашучылары, ә яңа Бадминтон үзәге шәһәрдә дистәләгән спорт ярышын үткәрү мөмкинлеген бирә. Боларның барысына да ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, шулай ук федерациянең Күзәтү советы рәисе Алексей Демидовның бадминтонны үстерүдә актив катнашуы ярдәмендә ирешелгән. 

ТР яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов сүзләренчә, республика беренчелегенә спортның әлеге төренең иң яхшы вәкилләре җыелган. Алар Татарстанның спорт резервын тәшкил итә һәм иң югары спорт нәтиҗәләренә ирешү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар.

Чара кысаларында бадминтон хәрәкәтендә актив катнашучыларны рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы да булды, ул республика федерациясе оешуга биш ел тулуга багышланган иде.

Ярышларда республика районнарыннан 350дән артык спортчы катнашты.  Иң яхшы нәтиҗәгә Казан вәкилләре иреште, алар гомумкоманда зачетында җиңү яулады. Икенче урынны Саба районы бадминтончылары алды. 15 яшькә кадәрге төркемдә өченче урынны Кайбыч, 19 яшькә кадәргеләр арасында Алекссевск районы алды.

Ярышлар нәтиҗәсе буенча Россия беренчелекләрендә чыгыш ясау өчен Татарстан Республикасы яшүсмерләр җыелма командасы составы тәгаенләнде. Алар апрель аенда Сарытау һәм Түбән Новгород өлкәсендә Татарстан данын яклаячак, дип хәбәр итә ТР Бадминтон федерациясе.     

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20