Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
29.05.2015

Казанда Балаларны яклау көнендә бушлай юридик ярдәм күрсәтелә

1 июньдә, Балаларны яклау көнендә, ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан инвалид балаларга, ятим балаларга, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларга, шулай ук аларның законлы вәкилләренә, ятим балаларны үз гаиләсенә алырга теләүчеләр өчен бушлай юридик ярдәм күрсәтү оештырыла.
Консультациләрне башкарма хакимиятнең федераль органнары территориаль органнары, Татартсан Республикасы башкарма хакимият органнары, җирле үзидарә органнары белгечләре, шулай ук адвокатлар, нотариуслар һәм медиаторлар үткәрә.
Бушлай консультацияләр 10.00-14.00 сәгатьләрдә ТР Халыклар дуслыгы йортында үткәрелә, дип хәбәр итә Республика Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20