Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
03.03.2016

Казанда “Балыкчы. Аучы” X махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлады

“Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгенең беренче павильонында “Балыкчы. Аучы” X махсуслаштырылган күргәзмә эшли башлады. Аны ачу тантанасында ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советының экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, республика парламентының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Рафил Нугуманов, “Татарстан балыкчылары” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Виктор Степанцов һ.б. рәсми затлар катнашты.

Шуны билгеләп узыйк: күргәзмәдә Россиянең 17 төбәгеннән килгән 76 катнашучыдан балыкчылык һәм аучылык өчен товарлар, хезмәтләр тәкъдим ителә. Экспозиция балык тота торган инвентарь, аерым алганда, төрледән-төрле кармаклар, селкенмә алдавычлардан, җимнәрдән, балыкчылар һәм аучылар өчен өс һәм аяк киемнәреннән, махсус транспорт чаралары, оптика җиһазларыннан, көймәләрдән, киек җәлеп итү өчен каралган сыбызгылар, шулай ук пычаклар, балталар, сумкалардан һәм ир-атлар хоббиен күз алдына китерү кыен булган башка бик күп әйберләрдән гыйбарәт.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров сүзләренчә, республикада аучылык һәм балыкчылык татарстанлылар тарафыннан яратылып өлгергән ял итү чарасы гына түгел, милли культураның бер өлеше дә булып тора. Татарстанда әлеге күргәзмә популярлыгының сүрелмәве, киресенчә, елдан-ел арта баруы – моңа тагын бер дәлил. Бер мәйданчыкта традицион балыкчылык һәм аучылыкның чын һәвәскәрләре җыела, дип билгеләп үтте ул.

“Балыкчы. Аучы” күргәзмәсе программасы эшлекле һәм мәдәни-күңел ачу чараларын да үз эченә ала. Эшлекле программаның иң мөһим чараларыннан берсе – ТР Экологик куркынычсызлык, табигатьтән файдалану һәм санитария-эпидемиологик иминлек буенча ведомствоара комиссиясенең һәм ТРның Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсенең уртак утырышы.

ТР Президенты Аппараты җитәкчесе фикеренчә, эшчәнлекнең бу төр формалары Татарстанда экотуризм, цивилизацияле балыкчылык һәм аучылык үсешенә этәргеч бирәчәк.

“Бу күргәзмәгә эшмәкәрләр, һәвәскәрләр, галимнәр килде. Берничә көн дәвамында без очрашып, тәҗрибә уртаклашачакбыз”, – диде Таһир Һадиев үзенең сәламләү чыгышында һәм табигатьтә баланс булдыру заруриятенә басым ясады.

“Татарстан балыкчылары” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Виктор Степанцов сүзләренчә, күптән түгел сулыклар яннарын рәткә китерү, матурландыру буенча фикер алышулар уздырылган. “Без сулыклар янына ирекле рәвештә килеп була торган, балыкчылар һәм ял итүчеләр өчен уңайлы урыннар булдыруны сорап, күп тапкырлар мөрәҗәгать иттек. Боз кузгалды. Район хакимиятләре тарафыннан расланган проектларны күрергә туры килде. Тиздән сулыклар яннарында җирле халык өчен генә түгел, туристлар өчен дә уңайлы урыннар барлыкка килеп дип ышанам”, – дип диде ул.

Сүз уңаеннан, күргәзмә 6 мартка кадәр эшләячәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20