Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Реклама
Хәбәрләр тасмасы
14.07.2017

Казанда барган җирдән автобусның двигателе төшеп калган

Социаль челтәр кулланучылары бүген көндез Казанның Идел буе районында Техник урамында килеп чыккан хәлнең фотосурәтен урнаштырган.

Хәлне күрүче сүзләренчә, «МАЗ 230» автобусының, барган вакытта, тукталыш янына килеп җиткәндә, двигателе асфальтка төшеп калган.

«Мин тукталышта басып торганда, автобус якынлаша башлады, һәм дөбердәгән тавыш ишетелде. Артына чыгып карасам, двигателе төшеп калган», — дип яза фотосурәт авторы.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин