Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
28.04.2016

Казанда Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына бәйле фильмнар бушлай күрсәтеләчәк

2 майдан Казандагы “Мир” кинотеатрында “Дорогой памяти” фестивале башлана. Ул, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан, үткәрелә.

Чара кысаларында казанлыларга һәм башкала кунакларына үзебезнең ил кинематографының иң яхшы үрнәкләре, шулай ук Татарстан документалистларының эшләре тәкъдим ителәчәк. Фестиваль 2 май көнне “Дорога на Берлин” картинасы белән башлана (продюсеры – “Мосфильм” киноконцерны директоры Карен Шахназаров).

Документаль фильмнар арасында Татарстанның Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлеше турында "Вклад Татарстана в Победу в ВОВ" фильмы да бар. 9 Май – Җиңү көнедә “Единичка” фильмы була (продюсеры – казанлы Рубен Дишдишян). Анда төп рольне Андрей Мерзликин башкара.

Бәйрәм көннәрендәттамашачылар шулай ук “Брестская крепость”, “В августе 44-го”, “Чаклун и Румба”, “Про Петра и Павла” фильмнарын карый алачак. Фильм башланганчы “От Казани до Берлина”, “Сталинград”, «Монумент на Поклонной”, “Радистка Кэт. 70 лет спустя”, “Мужество останется в веках”, “Долг памяти”, “Воин” кебек киножурналлар тәкъдим итү күздә тотыла.

Фестиваль 13 майда Ленинград блокасында калган 7 яшьлек Миша Афанасьев һәм аның дуслары турында бәян иткән “Садись рядом, Мишка” фильмы белән төгәлләнәчәк.
Кинога керү - ирекле, дип хәбәр итә “Татаркино” оешмасы матбугат хезмәте.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20