Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
08.05.2015

Казанда Бөек Ватан сугышында һәлак булган журналистларны һәм полиграфчыларны искә алдылар

Казанда Бөек Ватан сугышында һәлак булган журналистларны һәм полиграфчыларны искә алдыларБүген “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы территориясендә митингта Бөек Ватан сугышы елларында Ватаныбызны саклаган журналистларны һәм полиграфчыларны искә алдылар.

«Татмедиа» АҖ филиалы - “Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры Әнәс Әскаров  Җиңүнең зур югалтулар аша килүен ассызыклады. Батырлар истәлеге,  җиңү һәм тыныч күк өчен куйган хезмәтләре алдында баш иябез. Без аларны онытырга тиеш түгел”, - диде ул. Әскаров шулай ук, уртак җиңүгә ТАССР һәм барлык Советлар Союзы полиграфчылары да үз өлешләрен кертте, дип билгеләп үтте.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган журналистларны һәм полиграфчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм истәлек тактасына чәчәкләр куйдылар.
«Татар-информ» МА ны Идел-Пресс” полиграфия-нәшрият комплексы генераль директоры урынбасары Марат Гәрәев белдергәнчә, бәйрәм алдыннан комплекс вәкилләре элеккеге хезмәткәрләре – тыл хезмәтчәннәре янындә булганнар. Аларга бәйрәм азык-төлек җыелмалары тапшырылган. “Кызганычка каршы, Бөек Ватан сугышында хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан, сугыштан соң безнең предприятиедә эшләүчеләр арасында исәннәр калмады”, - диде ул. Шулай ук предприятиедә Әфганстан һәм Чечня хәрби хәрәкәтләрендә катнашкан хезмәткәрләрне дә котладылар.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20