Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
10.02.2015

Казанда бердәм парковка киңлеге эшли башлады

Казанда бердәм парковка киңлеге эшли башладыКазанда бердәм парковка киңлеге эшли башлады, ул шәһәр үзәгендә 27 муниципаль паркингтан тора. Проектны Казан Башкарма комитетының транспорт буенча комитеты рәисе Айдар Габделхаков презентацияләде.

Бердәм парковка киңлегендә 1250 машина урыны каралган. Парковка урынына 1 сәгатькә машина куеп торган өчен 50 сум түләргә кирәк, ә парковканың беренче 15 минуты бушлай. Бу хезмәт өчен өч ысул белән түләргә мөмкин: парковкалар янында урнашкан паркоматлар ярдәмендә банк картасы аша, 3116 номерына SMS-хәбәр ярдәмендә яки Google Play, App Store һәм Windows Phone мөмкин булган махсус эшләнгән мобиль кушымта буенча. 15 февральдән транспорт картасы ярдәмендә түләү мөмкинлеге планлаштырыла.

Паркомат аша түләгәндә машинаны калдыру вакыты 60 минут, аннары 30 ар минут тәшкил итә. Кәрәзле телефон ярдәмендә түләгәндә машинаны калдыру вакыты - 30 минут, аннар 15 минутлы тарификация. Телефон кулланганда парковка сессиясен вакытыннан алдын өзәргә мөмкин, ул очракта кулланылмаган акча виртуаль парковка хисабына кайта, аларны киләчәктә куллану мөмкин булачак. Моннан тыш, мобиль кушымта төрле парковкаларны табу, алар турында өстәмә мәгълүмат алу һәм түләүләр тарихын карау мөмкинлеге һ.б. бирә.

Беренче ай дәвамында муниципаль паркинглар тест режимында эшли – парковка өчен түләмәгәнгә штраф санкцияләре каралмаган, әмма хәзердән үк түләргә мөмкин. Хәзер барлык парковкаларда волонтерлар эшли, алар машина йөртүчеләргә паркинг эше һәм түләү ысуллары турында белдерә. А.Габделхаков белдергәнчә, система бүген генә эшли башлауга карамастан, парковка өчен 100 дән артык кеше түләгән.

1 марттан башлап шәһәр урамнарында җәяүле инспекторлар һәм һәр 15 минут саен парковка урыны өчен түләүне контрольдә тотучы видеофиксация автомобильләре пәйда булачак. 15 марттан башлап парковка өчен түләмәүчеләргә тест штраф квитанцияләре җибәрәчәкләр. 1 апрельдән система тулы көченә эшли башлаячак, түләмәүчегә штраф салыначак. Штраф күләмен ТР Дәүләт Советы якындагы утырышында билгеләячәк.

Парковка өчен түләүләр турыдан шәһәр бюджетына керәчәк. Бу акча куркынычсызлык һәм юл хәрәкәтен оештыру өчен сарыф ителәчәк.
“Парковка киңлеге бюджетны тулыландыру максатыннан кертелми, ә каршылыксыз юл хәрәкәте оештыру һәм хәрәкәт тизлеген арттыру өчен. Без түбәндәге өстенлекләрне куябыз: барыннан да элек җәяүле, аннары җәмәгать транспорты, аннары хәрәкәт итүче автомобиль, бары тик соңгы урында – башкаларга комачаулый торган урында калдырылган машина”, - дип ассызыклады комитет рәисе.

Бердәм парковка киңлеге эше турындагы өстәмә мәгълүматны 5-605-605 "кайнар линия" телефоны аша һәм parkingkzn.ru. сайтыннан алырга була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20