Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
27.05.2015

Казанда "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" проектында җиңүчеләрне бүләкләделәр

"Әкият" Татар дәүләт курчак театрында "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" Республика мәгърифәти проектында җиңүчеләрне  бүләкләү тантанасы узды. Чарада ТР Дәүләт советы Рәисе урынбасары Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Гүзәл Нигъмәтуллина катнашты.

Шулай бүген бирегә беренче сыйныфларның  147 укучысы - "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" номинациясендә җиңүчеләр һәм "Иң мәдәни ата-ана" номинациясендә җиңгән 49 ата-ана килгән иде. Җиңүчеләр муниципаль дәрәҗәдәге комиссияләр тарафыннан сайланган.

Искәртеп узабыз: проект 2014-2015 уку йорты дәвамында тормышка ашырылды. Анда Татарстаннан 40 меңнән артык беренче сыйныф укучысы һәм аларның ата-аналары катнашты. 2014 елның ноябреннән алып 2015 елның маена кадәр мәдәният учреждениеләре тарафыннан 11,5 мең чара үткәрелгән. Әлеге вакыт эчендә һәр беренче сыйныф укучысы уртача  мәдәният учреждениесендә 7 тапкыр булган.

Татьяна Ларионова билгеләп узганча, ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча проект киләсе елда да тормышка ашырылачак һәм, беренче сыйныф укучыларын гына түгел, бөтен башлангыч мәктәпне колачлаячак.

"Проектның уңышлы булачагы башта ук аңлашыла. Чөнки проектны максатлары һәм бурычлары кызыклы, уникаль, кирәкле һәм ихтыяҗлы. Бүген балаларның мәдәният мәсьәләләре, китаплар, белем бирү белән кызыксынуы әһәмиятле - боларның барысы да проектта тупланган", - диде ул.

"Проектның ата-аналарны һәм балаларны берләштерүе әһәмиятле, - дип ассызыклады ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары. - Мәдәни көндәлектә теге яки бу билгене алу өчен театр, кино яки китапханәгә барырга кирәк. Еш кына моның өчен янәшәдә өлкән кеше булу зарур. Ә бу өлкән кеше кем соң? Әни, әти, дәү әни, дәү әти".

Гүзәл Нигъмәтуллина белдергәнчә, проектка балалар арасында да, ана-аналар арасында да, шулай ук ук мәдәният һзм белем бирү учреждениеләре арасында да ихтыяҗ зур булган. "Проект ярдәмендә без мәдәният өлкәсендә һәр беренче сыйныф укучысын кайгырта алдык. Хәтта бер генә беренче сыйныф укучысы яшәгән авылларда да аның өчен чаралар оештырылды", - дип өстәде ул.

Министр урынбасары ассызыклаганча, проект кысаларында укучылар арасында китаханә һәм музейлар аеруча популяр  булган.

Чара кунакларына "Апушның тылсымлы төшләре" дигән спектакль күрсәтелде, җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүген тагын 1,4 мең бала (ТРның һәр муниципаль районыннан 30-35 беренче сыйныф укучысы) Казанда төрле тамашалар караячак һәм бүләкләр алачак.      

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20