Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
11.02.2019

Казанда беренче тапкыр “Big Love Show” чарасы узды

Казанда беренче тапкыр «Big Love Show» чарасы узды. Love Radio оештырган әлеге концертта рус эстрадасының әйдәп баручы артистлары чыгыш ясады.

Концертны «NAZIMA» ачып җибәрде. Тумышы белән казахстаннан булган җырчы Казанда 4 тапкыр булуын әйтте.

«Казанда мин дүртенче тапкыр чыгыш ясыйм. „Big Love Show“ да беренче катнашуым. Сәхнәгә чыкканда бераз дулкынландым. Сезгә мине сәхнәдә күрергә иде», — диде җырчы ТНВ хәбәрчесенә.

«Татнефть» аренаны тутырып җыелган Казан тамашачысы күп кенә артистларның җырларына кушылып җырлады. Бигрәк тә Дима Билан, Макс Барских, Мот, Елка чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде.

Big Love Show —Love Radio ның төп концерты. Ул ел саен меңләгән тамашачыларны берләштерә.

«Яңа Гасыр» телеканалы әлеге бәйгедә мәгълүмати партнер буларак чыгыш ясады.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин