Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Настройки Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Конкурс "Талант" Реклама
Хәбәрләр тасмасы
10.10.2017

Казанда бүген Россия һәм Иран футбол җыелма командалары очраша

Бүген — 10 октябрьдә Казанда Россия һәм Иран футбол җыелма командалары арасында контроль матч уза. «Казан Арена» стадионындагы уен 19.00 сәгатьтә башлана.
Шунысы игътибарга лаек: әлеге матчта ике як команда составында да «Рубин» футболчылары уенга чыгарга мөмкин. Россия җыелмасы составында «Рубин» командасыннан Владимир Гранат, Федор Кудряшов һәм Магомед Оздоев булса, Ираннарның төп йолдызларының берсе — Казан клубы һөҗүмчесе Сердар Азмун. Моннан тыш Иран җыелмасы составында 2012−2016 елларда «Рубин» клубыныкы булган, әмма төп составка эләгә алмаган капкачы, 29 яшьлек Алиреза Хагиги да бар.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Программа Мин