Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
07.08.2015

Казанда бүген Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының ХХХIII дөньякүләм финалы рәсми ачыла

Казанда бүген Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының ХХХIII дөньякүләм финалы рәсми ачылаКазанда "Ривьера" күңел ачу үзәгенең "Эрмитаж" концерт-холлында Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының  ХХХIII дөньякүләм финалы рәсми ачыла. Анда 30 илдән 100 кинокартина күрсәтеләчәк. Моңа кадәр Италиядәге Милан каласында гына уздырылган мәдәни чара Россиядә беренче тапкыр үткәрелә.

Бу уңайдан бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы Спорт киносы һәм телевидениесе Халыкара федерациясе президенты, мәдәният һәм Олимпия мирасы Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Франко Аскани, ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, оештыру комитетының рәсми вәкиле Руслан Шиһабетдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, чемпионатның жюри әгъзасы Николай Валуев катнашында матбугат конференциясе уздырды. Аны агентлыкның генераль директоры Леонид Толчинский алып барды.

Дөньякүләм финалга кертелгән беренче кинофильмнар инде кичә күрсәтелде. Тамашачыларга Россия, Бразилия, Кытай, АКШ, Австрия, Франция, Испания, Австралия, Чехия, Германия һ.б. илләрдә төшерелгән тулы һәм кыска метражлы уен киносы, документаль фильмнар, анимацион картиналар, спорт роликлары күрсәтелде.

“Культура — спортның аерылгысыз өлеше һәм ул рухи көчкә ия. Сезнең һәм фильмнарны төшерүчеләр ярдәме белән, спорт һәм мәдәниятнең һәрвакыт төрле яшьтәгеләр өчен Олимпия кыйммәтенә ия булуын раслый алабыз,- дип сүзен башлады Франко Аскани журналистлар белән очрашуда. - Әлеге чемпионатны үзендә уздырырга теләгән шәһәрләр күп булды, әмма Казан 2013 елда Универсиаданы, 2014 елда фехтование буенча дөнья чемпионатын, быел су спорты төрләре буенча дөнья чемпионатын кабул итте. Казан − Россиядә спорт белән бәйле иң төп кала. Шуңа да мин аны иң лаеклы дип таптым”, - диде ул. Франко Аскани шулай ук Рөстәм Миңнехановка һәм ТР яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгына, Спорт киносы һәм телевидениесе фестиваленең финал өлешен уздырыруны оештыручыларның берсе “FICTSChallenge-2015” генераль менеджеры Диана Сәфәровага рәхмәт әйтте.

Хәлил Шәйхетдинов, әлеге мәдәни чараның спортның су төрләре буенча XVI дөнья чемпионаты белән очраклы гына туры килми дип саный. Аның сүзләренчә, спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының дөньякүләм финалын, спорт ярышларын карарга дип килгән кунакларга, туристларга һәм спортчыларга да тәкъдим итү максатыннан, август аенда уздыру планлаштырылган. “Чарага инде бар нәрсә дә әзер диярлек. Мин сезне чемпионатны ачу тантанасында көтеп калам”, - диде министрның беренче урынбасары. Ул шулай ук фильмнарны спорт мәктәпләрендә шөгыльләнүче балалар да тамаша кылачгына вәгъдә бирде.

Руслан Шиһабетдинов хәбәр иткәнчә, тантанада кызыл келәм буйлап танылган режиссерлар, актерлар, спортчылар, журналистлар һәм халыкара оешмалар вәкилләре узачак. Алар арасында жюри рәисе, режиссер һәм сценарийлар авторы Георгий Шенгелия, Франциядән килгән жюри һәм Пьер де Кубертен Халыкара федерациясе комитеты әгъзасы Иван де Навасель Кубертен, шулай ук жюри әгъзасы, режиссер, Сербия вәкиле Гордон Матич, Россия теннис федерациясе президенты һәм Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы Шамил Тарпищев, актерлар Алексей Воробьев, Олег Масленников-Войтов һ.б. танылган шәхесләр бар.

Чемпионат кинокартиналарын карау — бушлай. Моның өчен “3D Port cinema” кинотеатрына килеп (“Ривьера” күңел ачу комплексы) кассадан бушлай билет алырга гына яки чемпионатның рәсми сайтында теркәлү узарга кирәк.

Николай Валуев киноны дөнья мәдәниятенең иң аерылгысыз өлеше дип атады һәм чемпионат финалында төрле илләрдән кызыклы фильмнар тәкъдим ителәчәген, алар арасында чын мәгънәсендә көрәш булачагын вәгъдәләде. “Чемпионатның дөнья финалында Россиядән 26 иҗади эш катнаша, шуларның 6сы — Татарстанныкы. Сезне, тәкъдим ителгән фильмнарны караганнан соң бары уңай хис-кичерешләр генә алачагыгызга ышандыра алам. Бу гаҗәеп вакыйгада катнашмый калмагыз, - диде элеккеге боксчы Н. Валуев. - Бу чара безнең уртак мәдәниятләребезнең бер-берсенә үтеп керүен тәэмин итәр дип ышанам. Кешеләр өйләренә кайткач, нәрсәләр күрүләре хакында башкаларга да сөйләр. Спорт һәм мәдәният аша бөтен дөньяга күңелебездә тынычлык һәм сугышу теләге булмауны аңлата алырбыз дип уйлыйм. Чөнки Россия соңгы арада мәгълүмат блокадасына дучар була башлады”.

Сүз уңаеннан, Н. Валуев чемпионатның дөньякүләм финалында “Леди Хук” фильмын тәкъдим итәчәк.

Чемпионатта җиңүчеләргә Олимпия тәкыясы формасында сын һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылачак.

Спорт киносы һәм телевидениесе чемпионатының ХХХIII дөньякүләм финалы 10 августка кадәр дәвам итә.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20