Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
01.02.2016

Казанда бию спорты буенча "Казан Кремле кубогы"на ярышлар башлану тантанасы булды

Казанда бию спорты буенча "Казан Кремле кубогы"на ярышлар башлану тантанасы булды Казанда Россия чемпионатлары һәм беренчелекләренең I блогы, шулай ук бию спорты буенча “Казан Кремле кубогы -2016” халыкара ярышлары башлану тантанасы булды.

Татарстан башкаласы бию спорты тарихында беренче тапкыр мондый ярышларны кабул итә. Турнирда катнашырга Россиянең 61 төбәгеннән 3 меңнән артык пар килгән. Спортчылар 58 категориядә чыгыш ясый.

Тантана исә “Дорога из города” бию театры чыгышы белән башланды. Аннан соң катнашучылар - чемпионатлар һәм төрле төбәкләр беренчелеге җиңүчеләре, "Спорт мастерлыгына кандидат", "Спорт мастеры" исемнәрен алган, югары разрядлы спортчылар парады булды.

Катнашучыларга бәя бирергә 140 хөкемдар килгән. Парад башында Россиянең Бию спорты берлеге вице-президенты Юрий Сиверс һәм аның җәмәгате Татьяна булды.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков сәламләде. “Без Татарстанга шундый зур спорт чарасын уздыруны ышанып тапшырулары өчен рәхмәтлебез. Казан, чыннан да, бию спорты буенча шундый дәрәҗәдәге ярышларны беренче тапкыр кабул итә. Бүген биредә Россиянең бөтен биюче даирәсе җыелган. Билгеле, барысы да чемпион булмас, әмма, нәтиҗә нинди булуга карамастан, ышанам, Казан турында сездә иң матур хатирәләр калыр”, - диде ул.

Үз чиратында, Россиянең Бию спорты берлеге президенты Валентин Юдашкин барысына да "җиңел паркет, җиңүләр һәм шатлыклар" теләде. "Биредә эшләү мөмкинлеге өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка олы рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Бөтенләйгә гашыйк булу өчен Казанга бер генә килү дә җитә. Казан - гаҗәеп шәһәр, спортчан кала, биредә яшьләрне яраталар", - дип билгеләп үтте ул.

Бию спорты буенча ярышлар шулай ук 31 гыйнварда да була.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20