Бүген: -- ------ 20-- --:--
Компания "Татарстан-Яңа Гасыр" телеканалы "ТНВ-Планета" телеканалы Безнең архив Хәбәрләр
Хәбәрләр тасмасы
06.07.2015

Казанда БРИКС илләренең I яшьләр саммиты ачылды

Казанда БРИКС илләренең I яшьләр саммиты ачылды Казанда БРИКС илләренең (Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы) I яшьләр саммиты ачылды. Саммитта катнашу өчен Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасыннан 200 дән артык делегат килде.

Казан ратушасында узган саммит ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов, Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова, РФ энергетика министры урынбасары Антон Инюцын катнашты.

Россия яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Сергей Поспелов Казанга кунакчыл булуы, ә делегатларга саммитка килү мөмкинлеге тапкан өчен рәхмәт белдерде. “Бүген безнең илләр яшьләре арасында дуслыкны югары дәрәҗәдә билгелибез, ә бу безнең киләчәк һәм озак вакытлы мөнәсәбәтләр дигән сүз”, - дип билгеләп үтте ул. Ул шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның яшьләр саммитында катнашучыларга сәламләвен укыды. “Нәкъ менә яшьләргә безнең халыкларны берләштерүче дуслык традицияләрен сакларга һәм үзара хөрмәтне ныгытырга, нәтиҗәле күп яклы хезмәттәшлекнең яңа формаларын табарга кирәк булачак, - диелгән В.Путин сәламләү хатында.

Татарстан Республикасы Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстан өчен мондый саммитны кабул итү зур горурлык. “БРИКС илләренең беренче яшьләр саммитын үткәрү урыны буларак Казанны сайлаулары өчен Россия җитәкчелегенә рәхмәт, - диде ул. – Без бу вакыйганы зур түземсезлек белән көттек”. Аның сүзләренә караганда, соңгы елларда яшьләр һәм белем бирү мохите һәм лидерлар формалаштыру өчен яхшы шартлар тудырыла.

“Бирегә БРИКС илләренең әйдәп баручы вәкилләре килде, алар белән элемтәләрне җайга сала һәм үз эшләнмәләребезне күрсәтә алабыз. Безнең илләрнең киләчәге сезнең кулларда”, - диде ул һәм тиздән Уфада БРИКС саммиты узачагын искәртте.

Бәйсез Дәүләтләр Берләшмәсе эшләре, чит илләрдә ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык (Росхезмәттәшлек) җитәкчесе Любовь Глебова гуманитар хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләренең берсе мәгариф булуына игътибарны юнәлтте. Үз чиратында, бу өлкәдә БРИКС челтәр университетын гамәлгә кую тора, ул “Бразилия, Россия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы әйдәп баручы университетларының бердәм стандартлар, мәгариф программалары, уртак программалар әзерләү һәм алар буенча белем бирүне гамәлгә ашыру максатыннан үзара элемтәне гамәлгә кую” төп мәсьәлә булып тора. Любовь Глебова сүзләренә караганда, Росхезмәттәшлек гамәлгә куя торган “Яңа буын” программасы кысаларында бу фәнни, укытучылар һәм студентлар алмашуны үстерү, яшьләр оешмасы линиясе буенча төрле чаралар оештыруда катнашу мөмкинлеге бар.

Казанның Яшьләр дипломатиясе академиясе җитәкчесе һәм Татарстанда БРИКС илләре яшьләр саммитын әзерләү һәм оештыру буенча эшче төркем җитәкчесе Дилбәр Садыйкова сөйләвенчә, беренче яшьләр саммитында 200 дән артык делегат катнаша, шул исәптә Россиянең 27 шәһәреннән 60 кеше. Татарстанны 10 катнашучы тәкъдим итә. “Алар яшь журналистлар, КФУ студентлары, депутатлар, IТ-секторы вәкилләре, мәдәният эшлекләре”, - дип билгеләп үтте Дилбәр Садыйкова.

Саммитта катнашучылар икътисадый, сәяси, гуманитар, мәгълүмат һәм фәнни-техник юнәлешләр буенча эшли. Делегатларга шулай ук Татарстан презентациясе тәкъдим ителәчәк.

("Татар-информ")


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!

Комментарии:

Добавить свой комментарий:

Заголовок комментария:

Ваш ник:

Ваш e-mail:

Текст комментария:

Введите текст на картинке

1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20